Ул дәүләтнең истәлекле даталар календаренә 2007 елдан гамәлгә кертелгән.
Ватан Геройлары көне бүгенге Русия өчен аеруча мөһим. Бу көнне без төрле елларда һәм төрле эпохаларда халкыбыз азатлыгын һәм илебез бәйсезлеген яклап яуга китүчеләр алдында баш иябез, якташ Геройларыбыз белән горурланабыз. Шушы уңайдан без, мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән "Геройларыбыз белән горурланабыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.