Ватан Геройлары көне – истәлекле көн.

2020 елның 26 декабре, шимбә

Бу көн 2007 елдан бирле  9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  « Ватанның данлы уллары» дигән темага батырлык дәресе үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга, "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләделәр, Хәтер китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан  бабайлары хакында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International