Ямбулат авылы китапханәсендә «Күңелсез каникуллар» проекты кысаларында Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан балалар белән «И гүзәл, Татарстаным» дигән
викторина үткәрелде. Максат: укучыларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү; Татарстанның күренекле шәхесләре белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту; туган ил белән горурлану, аңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү, тарихына кызыксыну уяту.
Теләче район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга диспансеризация үткәрделәр. Вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора
2020 елның 9-10 ноябрендә Арча шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы булып узды, анда 6 команда катнашты. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Ильнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче һәм Югары Кибәхуҗа Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим итте.
5 ноябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыру максатыннан Фатих Хөсни музеена экскурциягә килделәр. Аларны китапханәче музейның тарихы, экспонатлар белән таныштырды.
6 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нескучные каникулы” проекты кысаларында укучы балалар белән “Күңелле уеннар” үткәрде.
Олы Нырсы авыл китапханәсе «Природная мастерская» һәм «Сам себе агроном» номинацияләрендә 3 нче урынны яулады.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Конституция – илнең төп законы" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Әлеге темага багышлап күргәзмә тәкъдим ителде. Кургәзмэгә дәуләт символлары: флаг, герб; Татарстаннын мостәкыйль республика булуын раслаучы төп документ: Татарстан Респуликасы Конституциясе куелды. Алар хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды. Балалар өчен күргәзмәгә күзәтү ясалды. Кичәнең икенче олешендә “Син туган ягыңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде.
5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.
5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә көзге каникул вакытында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә карата "Хокуклар һәм бурычлар аерылгысыз", "Конституция төп законыбыз" дип исемләнгән хокукый белемнәр сәгате һәм түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлегенең алга таба да үсүенә, дустанә мөнәсәбәтләрне, ныклырак икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне билгеләргә булыша.