ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

4 нче ноябрь көнне Теләчедә уздырылган “Алтын көз-2020” бәйгесендә катнашып Баландыш авыл китапханәсе “Үз үземә аграном” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.

Балалар дәүләт бәйрәме тарихы,  халык берләшмәсен җитәкләгән К.Минин һәм Д. Пожарский геройлары, шулай ук Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә оештырылган христиан бәйрәме турында белделәр. Бу сәгатьнең максаты - балаларда үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну, дәүләтне саклаучыларга хөрмәт һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү иде.

«От древней Руси  до  новой России» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.

Баландыш авыл китапханәсе көзге каникул чорында   балаларда туган як табигатенә, байлыгына карата кызыксыну уяту максатыннан “Көзге табигать” дип исемләнгән онлайн фотоконкурс оештырды. Бу бәйгедә  көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотолар белән 5 бала катнашты.

Әлеге уңайдан  Максабаш авылы китапханэсендә мәдәният йорты белән берлектә  укучылар белән   -  «Конституцияңне беләсеңме?» исеме астында  әнгәмә үткәрелде. Чара укучыларда Костититуция , Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, аларга һәм Конституциягә хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Әлеге истәлекле датага багышлап  Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә  «Конституция - илнең  төп китабы» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Бүген без республикабыз белән горурлана  алабыз,  чөнки ул барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешә һәм чәчәк ата. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре яшьләрне авылыбызда оешып килүче музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар.

Баландыш мәдәният йорты хезмәткәрләре 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап китапханәдә  яшьләр белән «Бу кануннар буенча яшәргә» дип исемләнгән әңгәмә уздырды.

Шул уңайдан Баландыш мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Бердәм булыйк, бергә булыйк!" дигән уен-викторина уздырдылар.

6 ноябрь көнне Үзәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Минем яраткан Татарстаным" дип исемләнгән мәгълүмати  танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы турында, аның структурасы белән таныштырдылар, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Чара ахырында алар викторинада катнаштылар.

Көзге каникуллар вакытында күңелсезлекләр, имгәнүләр булмасын өчен, 5 нче ноябрь көнне Үзәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Яшүсмерләр белән әңгәмә барышында һәркем белергә тиеш һәм сәламәтлек өчен   файдалы итеп каникулларны үткәрү буенча мөһим моментларга кагылып үтелде.

 6 ноябрьдә Шармыш авыл китапханәчесе "Конституция - төп закон" китап күргәзмәсе янында "Мин һәм минем Республика Конституциясе" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International