ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында «Бергә уку күңелле!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. Укучылар үзләре белән китапханәгә каникуллар вакытында кирәк булган әдәбият исемлеген алып килделәр. Һәркем үз исемлегеннән китап сайлап,  әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Кызыклы китаплар уку белән вакыт сизелми дә үтеп китте. Барлык катнашучылар да укуның һәрвакыт кирәк булуын аңладылар һәм  яхшы кәефтә таралаштылар.

5 ноябрь көнне әлеге истәлекле дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү тарихы, аның әһәмияте, төп законның эчтәлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган шәхесләре, язучылары турындагы белемнәрен  викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә  "Конституция – илнең төп законы" исемле викторина үткәрелде. Әлеге темага багышлап күргәзмә дә тәкъдим ителде. Кургәзмәгә дәуләт символлары: флагы, гербы; Татарстанның мөстәкыйль республика булуын раслаучы төп документ Татарстан Республикасы Конституциясе куелды. Алар хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды.

Туган авыл урамнары... Биредә яшәүче һәркемгә кадерле алар. Аларның һәркайсы - тарихның бер кисәге. Әлбәттә, тирә-юньне дә күрмичә, һәрберебезгә үз юлыбыз белән барырга була. Ә  без һәркайсыбыз авылның кайчан барлыкка килүе, халыкның ни белән танылуы хакында белергә бурычлы. Укучыларга авылда яшәгән һәм эшләгән танылган кешеләр турында аңлатмалар бирелде. Кемдер үзенең  бабасын искә алды. Экскурсия ахырында балалар нәтиҗә ясадылар.

«Зур этнографик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе   2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла.  Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.                                                                                       Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 5 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Г.Мухаметшина әлеге   онлайн проектта катнашып 91 балл җыйды.

“Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга  мөмкинлек биргән.  Шул уңайдан   Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Бердәмлектә көч!” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балаларга бөтендөнья халыкларының дус тату яшәүләре турында сөйләнде. Китапханәдә  әлеге  вакыйга  уңаеннан китап күргәзмәсе  эшләп тора.

Хабариха китапханәсе һәркемне белемнәрен сынап карарга "Россия халыкларының дуслыгы" викторинасында катнашырга чакырды. Шармыш авылы китапханәчесе һәм "Почемучки" клубы балалары әлеге викторинада катнашып Сертификатка ия булды.

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе  2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла.                                                                                             Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә.                                                                                     4 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова әлеге  онлайн проектта катнашып 88 балл җыйды.

2020 елның 3 ноябрендә ел саен үткәрелә торган һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе «Сәнгать берләштерә» девизы  астында узды. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсе «Халыклар дуслыгы - әдәбият дуслыгы» дигән онлайн – презентация тәкъдим итте.  Презентациядә татар, рус язучылары белән беррәттән, РФ милли республикалары язучыларының әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Аларның әсәрләре авторның милләтенә карамастан, укучыга кызыклы. Төрле милләт язучылары иҗат иткән китаплар аша без башка этносларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышабыз.   Әдәбият, сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, төрле милләт һәм дәүләт кешеләре арасында каршылыкларны бетерә, аларга бер-берсен яхшырак белергә һәм халыклар дуслыгына, Җирдә тынычлыкны сакларга ярдәм итә.

Айдар авыл китапханәсендә дә балалар өчен күңелле каникуллар дәвам итә. Китапханә - ул кешелек акылының  могҗизалы рәвештә тупланган урыны. Монда дөньяга башка күз белән карарга, элек танылмаган әйберләрнең асылын аңларга, үзебез өчен ниндидер яңа һәм кызыклы ачышлар ачарга була. 3 октябрь көнне, “Күңелле каникуллар” проекты кысаларында, кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен китапханәдә «Яңа китаплар - яңа очрашулар» дип исемләнгән яңа китаплар көне узды. Балалар игътибарына китапханә фондында булган яңа, матур китаплар тәкъдим ителде. Гадәти булмаган биремле башваткычлар, адашкан лабиринт, әкияти викторина сораулары,  кроссвордлар - болар барысы да әлеге программа буенча тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International