ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Һәр кеше экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны халыкка җиткерү максатыннан 15 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экстремизмга Юк!- дибез»  дип исемләнгән күргәзмә ясадылар. Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен  иде.


14
декабрь, 2024 ел
шимбә

  5 декабря в  Старозюринской  сельской библиотеке провели информационный час «Делаем добрые дела-делаем мир лучше», посвященный Дню волонтера в Российской Федерации.
   Библиотекари рассказали, где и когда впервые зародилось волонтерское движение, как оно появилось в нашей стране. Дети узнали о тимуровском движении, о направлениях работы, которые используют волонтеры в своей деятельности сегодня, об их бескорыстной помощи людям.
 Во время беседы ребята обсудили о том, что волонтер всегда несет добро, надежду и любовь. И что каждый может стать волонтером, в любой сфере общественной жизни, где есть необходимость. Призвание волонтёра заключается в оказании помощи нуждающимся людям.

Димәк Яңа елга әзерлекне башларга вакыт. Сезнең чыршыга бизәнү әйберләрегез бармы инде? Яңа ел гүзәллегенә матур, оригиналь эшләнмә ясар өчен, бары тик төсле кәгазь генә кирәк булачак. Бу бит бик ансат!!! Аны хәтта “Оста куллар" клубы баласы да эшли алачак, әлбәттә, әгәр бу эштә аңа олы кеше ярдәм итсә. Шармаш авыл китапханәчесе 13 декабрьдә Яңа ел чыршысына оригиналь уенчык ясау сере белән уртаклашты. «Умелые ручки» клубы кызлары төсле кәгазь, кайчы, клей һәм иң мөһиме яхшы кәеф белән коралланып, чыршыга кызыклы зур уенчык ясадылар.

Әлеге дата уңаеннан укучылар белән Иске Җөри авылы китапханәсендә Үзәк авылында  яшәүче элеккеге Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының данлыклы савымчысы, Социалистик  хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале  иясе Гөлбикә Кәримова турында патриотик сәгать узды. Чара барышында катнашучылар белән «Батырлык» төшенчәсе турында фикер алыштылар.

      2024 елның 12 декабрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү, конкурс булып үтте.

Конституция - дәүләтнең төп законы - Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә  «Конституция – төп закон» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук һәм Россия тарихы буенча кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде.

13нче декабрь көнне  безнең Баландыш төп  мәктәбендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?  интеллектуаль уен - ярышы үтте. Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнгән иде , аларга җавап итеп балалар үзләренең белемнәрен берничә  өлкә буенча күрсәтә алдылар: “Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш».


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Основной закон нашей жизни» исемле темага күргәзмә ясалды, мәгълүмат сәгате үтте. Шуннан соң мавыктыргыч викторина узды, анда укучылар Конституция һәм хокукый нормалар турындагы белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина мәсьәләләре гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, дәүләт структурасы һәм җәмгыять тормышында Конституциянең роле кебек төрле аспектларны үз эченә алды. Катнашучылар сорауларга актив җавап бирделәр, фикер алыштылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә "Тукта, коррупция!» дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Чараның максаты-укучыларда үз гамәлләре өчен җаваплылыкны үстерү, дәүләт законнарын үтәү кирәклеген аңлау, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру кебек төшенчәләр булдыру иде. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар. Икътисад һәм хокук сүзлегендә сүзнең билгеләмәсен табып укыдык. Балаларга аңлаешлы булу өчен танылган балалар әсәрләре буенча өзекләр укырга тәкъдим ителде. «Коррупциягә ЮК дип әйтик " видеоролигы балаларга тормышта барысы да акча белән эшләнмәвен, һәрвакытта да намуслы булып калуның мөһимлеген тагын бер кат төшенергә ярдәм итте. Балалар үзләренең көрәш чараларын тәкъдим итеп, хокук саклау органнарының явызлык бозуларны бетерү эшенең никадәр катлаулы булуын аңладылар.

1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе китап укучылар белән “Конституция һәм мин” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International