ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гаиләне дөүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләттә нык була. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Матур гаилә кору, анда бер – береңә ярдәмләшеп яшәү - һәрберебезнең изге бурычы. 21 декабрь көнне без, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Балалы гаилә – тату гаилә” дигән исем белән күп балалы Мөхәммәтали һәм Низара гаиләсендә очрашуда булдык. Күп балалы гаилә – ул үзе яхшы да, начар да түгел, бу үзенең уңай һәм тискәре яклары булган, үз шатлыклары һәм проблемалары булган башка гаилә дөньясы кебек аерым бер дөнья.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Китапханәчеләр хайваннар һәм үсемлекләрнең югалып бара торган төрләре, кеше тормышында урманның роле һәм планетаның экологик проблемалары турында сөйләделәр. Китаплар ярдәмендә экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Кызыл китаптагы сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштылар.

Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларның ничек итеп кисүен һәрберебез хәтерли. Һәм бу көнне һәр укучының  иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге бар иде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 19 декабрь көнне «Серле кар бөртеге» дигән исем белән мастер - класс үткәрделәр.  Китапханәче кәгазьдән кар бөртекләре ясау техникасы белән таныштырды. Дустанә атмосферада балалар кар бөртекләрен кистеләр һәм матур, серле кар бөртекләрен күреп алар бик шатландылар.

19 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “Яшь гаилә” клубы белән берлектә “Яңа ел бизәкләре” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Чараны алып баручы Яңа елны бәйрәм итү тарихы, традицияләре, төрле илләрнең Яңа ел гореф-гадәтләре белән таныштырды. Мәдәни чара барышында катнашучылар өчен әдәби конкурслар, күңелле уеннар оештырылды. Чараның икенче өлешендә фетрдан яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Күңелле чара һәммәсенә дә тантаналы аралашу, иҗади атмосфера һәм бәйрәм кәефе бүләк итте. Бәйрәм “Яңа ел фотозонасында” истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сәламләү сүзе белән балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы котлады. Ул һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен ассызыклады. “Гаилә-һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме. Ул мәхәббәттә, үзара аңлашуда, ышанычта, бер-берсен кайгыртуда тора. Нык, бәхетле гаиләләр - җәмгыятьнең чәчәк атуы һәм үсеш нигезе”, - дип билгеләп үтте ул.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлар җырлап кулъяулыклар чиктеләр, ә икенче өлешендә төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәйе белән сыйландылар.

Матур китап күргәзмәсендә кыш турындагы китаплар куелды. Балалар китап битләрен ачып, "Нигә кыш көне салкын?" "Кыш нинди ул?", дигән сорауларга җаваплар таптылар.   Шулай ук күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы һәм Яңа ел әкиятләре тәкъдим ителде.

2024 елның 17 декабрендә «Батыр» спорткомплексында 2016-2017, 2014-2015, 2012-2013, 2010-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 77 яшь теннисчы катнашты.


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 2нче балалар бакчасы  базысында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

14-15 декабрь көннәрендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Җаббаров А.Ф. җитәкчелегендә бадминтон буенча «Шәхси кубок» республика ярышының финал этабында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International