1 нче кечкенәләр һәм 2 нче кечкенәләр төркем балалары Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр яратып укыдылар, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар!
Гаилә-ул терәк һәм көч чыганагы. Нык, тату күп балалы гаиләләр мәхәббәт, игелек, әхлак һәм рухилык кебек мөһим кыйммәтләрне саклыйлар һәм тапшыралар. Алар көчле җәмгыять һәм көчле ил өчен нигез булып тора. Күп балалы гаилә-бәхет кенә түгел, ул зур хезмәт һәм зур җаваплылык.
21 декабрь көнне Пушкин картасы федераль программасы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә "Яңа елга чыршы уенчыгы" ясау буенча мастер-класс уздырылды. Китапханәчеләр балаларга Яңа ел бәйрәме, Яңа ел уенчыгы тарихы, Яңа Елның иң популяр символлары турында кызыклы кызыклы хикәя сөйләделәр. Балалар Яңа ел уенчыгын кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә ясадылар.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды, һәм бизәкле чыршыга беренче булып уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре килде. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары Убырлы карчык, Шурале һәм Мияу батыр белән очраштылар. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Әлбәттә инде балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә китерде һәм Яңа елны якынайтты.
19-21 декабрьдә Буа шәһәрендә "Теләче" өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2007-2008 елгы яшүсмерләр командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында катнашты. Ярышларда 12 команда катнашты. Безнең команда составына Яхин Ислам, Исмәгыйлев Самир, Зәйниев Риназ, Ибраһимов Делюс, Фатихов Руслан, Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Мөхәммәтшин Ралиф керде. Безнең егетләр 3 нче урынны алдылар..Яхин Ислам беренчелекнең иң яхшы өч уенчысының берсе дип танылды.
Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры белән бергәләп иң күп балалы гаиләгә - Ванишиннарга бардылар, анда ата-аналарның 6 баласы бар һәм тагын җиденчесен көтәләр. Чара башында без аларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык, балалар бик теләп «Гаилә калейдоскобы» интерактив уенда актив катнаштылар, анда алар гаилә кыйммәтләре һәм зур гаиләдәге тормыш темасына үз белемнәрен тикшерә алдылар. Күркәм гадәт буенча, очрашу тәмле чәй эчү белән тәмамланды. Күңелле әңгәмә вакытында, чәй эчкәндә, әти-әниләр күп балалы гаиләдәге тормыш турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар, аралаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу кызыклы, бай эчтәлекле булды.
22 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 97 ел тулу уңаеннан ”Аҗаганнар уйнаткан әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Гаилә җәмгыятьнең иң мөһим институтларыннан берсе һәм шәхесне социализацияләүнең иң беренче баскычы булып тора. Күп балалы гаилә көне тормышыбызда аның мөһимлеге турында уйланырга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга игътибарлы булырга мөмкинлек бирә.
Күп балалы гаилә көне алдыннан һәм 2024 елда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елының ябылуы уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Минем гаилә - минем таянычым" исеме астында очрашу узды. Китапханәчеләр күп балалы әниләрне котладылар. Алар өчен конкурслар, уеннар әзерләнгән иде. Яшь катнашучылар әниләре белән бергә һәр гаилә өчен әзерләнгән биремнәрне рәхәтләнеп үтәделәр һәм конкурсларда җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте. Барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.
Һәр кешегә гаилә, үз йорты булу мөһим. Гаилә-ул ныгытма, авырлыклардан котылу, таяныч һәм ярдәм, рәхимсез дөньядан яклау. Нык гаилә җылылык, ямь һәм тынычлык бүләк итә. Чөнки өйдә безне яратучы, аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган туганнарыбыз чолгап ала. Гаиләдә бер-береңә мәхәббәт хөкем сөрергә тиеш, моны һәркем белә. Гаилә хакына үз вакытыңны, теләкләреңне корбан итәргә әзер булырга, якыннарың алдында җаваплылык тоярга, аларга тиешле игътибар бирергә кирәк. Гаиләнең матурлыгы балаларда. Гаилә елы уңаеннан 21 нче декабрь - Күп балалы гаиләләр көне дип игълан ителде. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Минем гаиләм-минем горурлыгым» дип исемләнгән чара белән бу көнне билгеләп үттеләр. Чарага күп балалы гаиләләрнең әниләре чакырылды.