2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.
2024 елның 29 декабрендә язучы, драматург, мәшһүр галим, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССР ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтнең 125 еллык юбилее билгеләп үтелә. Н. Исәнбәтнең күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. Андыйлардан «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармун», «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем» һ.б. санап үтәргә була.
Әңгәмә барышында укучылар «коррупция» төшенчәсен аңладылар, аның формалары һәм һәр граждан өчен нәтиҗәләре белән таныштылар. Укучылар илебездәге коррупция тарихын анализладылар һәм бу күренешнең борынгы тамырлары барлыгын ачыкладылар.
Казаклар авыл китапханәсендә “Книжный хоровод у зимних ворот” дип исемләнгән шигъри уен кичә үтте Чарада балалар кыш турында хикәяләр һәм шигырьләр тыңларлар һәм үзләре укырлар, кызыклы уеннарда катнаштылар, башваткычлар чиштеләр.
2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 09 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
25 декабрь көнне “Батыр” спорткомплексында авылыбызнын алдынгы комбайнчысы, Республиканың Атказанган механизаторы Миннегали Сафин истәлегенә 2009 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар, яшүсмер егетлэр арасында район беренчелегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып үтте. Унсигезенче тапкыр үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары беренче урынны яулады. Котлыйбыз!(Тренерлары- Залялиев Ф. Ф., Галимов Д. И.)
Яңа ел иҗаты - вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыруның менә дигән ысулы. Иҗат белән шөгыльләнеп, балалар рәсем ясарга, Кыш Бабай, Кар кызы, кар бабай, чыршылар, бүләкләр һәм башка төрле Яңа ел символларын ясарга өйрәнә алалар. Моннан тыш, яңа ел тематикасына иҗат итү иҗади сәләтләрне, фантазияне һәм хыялны үстерергә ярдәм итә.
Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Ел ахырында ел саен китапханәдә «Иң күп китап укучылар» белән очрашу оештырыла. Бу чара быел да 24 нче декабрь көнне үткәрелде. Чарада яратып укыла торган китаплардан китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Актив китап укучылар белән кызыклы сорауларга җавап формасында уен оештырылды. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
24 декабрь көнне Теләче районында Балалар сәнгать мәктәбе, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Балалар китапханәсе белән берлектә Яңа елга багышланган уен - квест үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Ш.Перро әсәрләре буенча әдәби станция әзерләделәр. Биш командадан торган катнашучылар «Итекле песи» дип аталган кроссворд чиштеләр. Кичә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән берлектә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.