Әлеге декада кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау, мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләр турында искә төшерергә кирәк булган көн. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы
Шул унайдан 8 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Язмышларга буйсынмас җаннар» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе мөмкинлекләре чикле булган авылдышы Галлямова Фидания янына барып очрашты. Китапханәче Фиданияне матур китаплар белән сөендереп күчтәнәчләр бүләк итте.
Россия 2024 елның 9 декабрендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата Ватаныбызны Бөек саклаучыларның Екатерина II дән бүгенге көнгә кадәр батырлыкларын мәңгеләштерергә тиеш.. 1769 елда Екатерина иң югары хәрби бүләкне — Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылулары турындагы хәтерне саклау булып тора.Бу көнне без үз гомерләрен санга сукмаган, Ватаныбызның азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге хакына аларны кызганмаган геройларны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгалар истәлеген саклау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан 8 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Ватанның данлы уллары"исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Коррупциягә юл куймыйк!” исемле темага күргәзмә куелды. Күргәзмәгә Русиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм көрәш чаралары турында материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара.
"Инвалидлар көне» - ул бәйрәм түгел. Бу - җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлыгын искә төшерә торган үзенчәлекле атналык. Без һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр турында кайгыртырга тиеш. Без аларга үзләрен, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. Шул уңайдан 5 декабрь көнне Максабаш авыл китапханәсендә “Без төрле , ләкин бергә” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.
7 декабрь көнне Теләче районы торгызылуга 33 ел тулуга багышланган һәм Гаилә фестиваленең йомгаклау концертына «Теләче районы якташлык җәмгыяте» Президиумы чакырылды. Аның составына безнең югары дәрәҗәле якташларыбыз: Гарипов И.М., Кәлимуллин Р.Г., Шәйхетдинов Х.Х., Зарипов И.Ф., Гарифуллин В.С., Ганиева В.Ә., Фәйзуллин И.Ф. һәм аларның тормыш иптәшләре чакырулы иде.
Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар