Әлеге бәйрәм Рамазан аена туры килү сәбәпле, 6 март көнне Урта Мишә авылы мәдәнияты хезмәткәрләре тарафыннан берләшмәгә йөрүче ханымнар өчен авыл клубында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Махмадали хәзрәт сүз алып, аңлаешлы итеп Рамазан фазыйләтләре турында сөйләде. Мәҗлес Коръән аятьләре, үтемле вәгазьләр, нәсыйхәтләр белән үрелеп барды. Кунаклар җаннарын сафландырып, күңелләренә рухи көч алдылар. «Киләчәктә дә шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын» - диеп теләкләр тели-тели таралыштылар.
Бәйрәм кичәсендә балалар үзләренең матур биюләре, җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Концерт барышында Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Ф. Б. Җамалетдинов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Шушы искиткеч бәйрәм алдыннан, 6 март көнне Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Иң кадерле әниләр" исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Бу бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре чакырылган иде. Бәйрәм кичәсен китапханәче ачып җибәрде, ул кунакларны чын күңелдән котлап, аларга сәламәтлек, мәхәббәт, озын гомер, бәхет һәм җан тынычлыгы теләде. Балалар кунакларга үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә азагында барлык әниләргә дә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
6 нчы март көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә китапханәнең актив укучылары белән «Тормыш яме сездә хатын-кызлар» дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге чарада төрле викториналар, уеннар, күңелле конкурслар һәм “Татар орнаменты” ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Һәр ел саен барлык мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны бик кадерле кунакны кебек каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар.Ул 30 көн һәм төн дәвам итә. Иске Җөри авылы китапханәсендә “Рамазан нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә кешенең җәмгыятьтәге гореф-гадәтләрен һәм тәртибен тасвирлаучы дини китаплар тәкъдим ителде.
6 март, иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Теләче балалар китапханәсендә «Яраткан Әниемнең портреты» дигән иншалар язу бәйгесе булып узды. Конкурста Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Әниләрне 8 Март бәйрәме белән котлау, инша язу өчен яхшы этәргеч булып тора. Иң яхшы инша язучыларга беренче, икенче һәм өченче урыннар бирелде. Бәйгедә катнашучылар белән бергә уртак фотога төшелде. Әлеге чарага өстәмә буларак, дөньяның күренекле хатын-кызлары турындагы материаллардан китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
2025 елның 6 мартыннан 7 мартына кадәр «Батыр» спорт комплексында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» кубогына ярышлар узды. Кубокта Татарстан Республикасының 9 командасы катнашты
Һәр төркемдә бәйрәм, мәхәббәт һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде! Балалар әниләре, әбиләре өчен бик күп күңелле сюрпризлар әзерләделәр. Бәйрәм иртәләрендә яз, әниләр, әбиләр турында матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар рәхәтләнеп сәнәләштерелгән әкият һәм иҗат номерларын күрсәттеләр. Шулай ук әниләренә чәчәкләр, открыткалар һәм йөрәкләр ясадылар. Барлык әниләрне, хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм шатлык хөкем сөрсен!
Бу карарның әһәмияте аеруча зур, чөнки ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә. Бу вакыйга совет солдатларының батырлыгы һәм нацизмга каршы көрәштә халыкның бердәмлеге турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар һәм күргәзмәләр уздыруга сәбәп булды.
Язның беренче бәйрәме - 8 Март -бик матур һәм шатлыклы көн. Безнең барыбыз да туганнарыбызны һәм яратканнарыбызны оригиналь бүләк белән шаккаттырасыбыз килә. Иң яхшы бүләк - ул, әлбәттә, чын күңелдән үз кулларың белән ясалган бүләк. 6 март көнне бәйрәм алдыннан Шармыш авылы китапханәсенең «Оста куллар» клубы укучылары «Үзебез ясыйбыз һәм әнигә бүләк итәбез» дигән мастер - класста булдылар, анда бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әниләре турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр искә төшерделәр, яраткан әниләренә ягымлы сүзләр әйттеләр. Аннары яратып һәм җылылык белән яраткан әниләргә бүләк итеп открытка - аппликацияләр ясадылар.