ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 07 декабрендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 зона этабында катнашты.

7-8 декабрьдә удмурд Республикасында Можга шәһәрендә СВО катнашучыларына багышланган төбәкара турнир узды. Безнең спортчылар ике бүлектә катнаштылар :

7 декабрьдә Арча шәһәрендә, ,балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгенең адаптив гомуми физик әзерлек  бүлеге егетләре педагог Галимҗанов Р.Р. җитәкчелегендә бочче буенча республика ярышларында катнаштылар. Уеннар йомгаклары буенча, үз яшь категорияләрендә призлы урыннарны алдылар: Якупов Айрат-2 урын, Галимов Мөхәммәт-2 урын, Гәрәев Рузаль-2 урын.


7
декабрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Хөкүмәт корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурслар нәтиҗәләре буенча укучылар арасында "Бел һәм рөхсәт итмә!" иҗади эш конкурсы, "Киләчәкне коррупциясез төзибез!"сочинение конкурсы, милли мәктәпләрдә белем алучыларның туган телдә "Коррупция юк!" иҗади эш (сочинение - эссе) конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасына Теләче районының 5 мәктәбеннән укучылар һәм аларның җитәкчеләре чакырылды. Бу конкурста «Бел һәм рөхсәт итмә!» плакат номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сафин Тимур  (җитәкчесе Сафина А.Ә.) катнашып 3 урынны алды, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Әлеге декада уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә ”Язмыш сынауларын җиңеп...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. 

Җәмгыятькә вакытын һәм көчен кызганмыйча, бушлай ярдәм иткән һәркем бу көнне үзенең бәйрәме дип саный ала. Айдар авыл китапханәсендә "Ихлас күңелдән яхшылык кыл!» дип исемләнгән күргәзмә-чакыру оештырылды, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек турында китаплар тәкъдим ителде. Аралашу барышында сүз игелек һәм үзара ярдәмләшү, волонтерлык хәрәкәте тарихы турында барды. Иҗтимагый тормышның кирәк булган теләсә кайсы өлкәсендә һәркем волонтер була ала. Волонтерның максаты мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Волонтер булу-кайчак бик катлаулы, әмма һәрвакыт игелекле һәм үзеңә яхшылык булып кайтучы хезмәт ул.

Авыр вакытта үз илең һәм халкың белән бергә булу, көн саен үз эшеңне башкарып, уртак эшкә ярдәм итү икәнен аңлап, илебездә бу эшчәнлек торган саен киңрәк колачлана бара. Олы Мишә авыл китапханәсе укучылары да алардан калышмый. Алар барысы белән бер рәттә гуманитар ярдәм җибәрәләр, марлевой тастымаллар ясыйлар.

Ел саен үткәрелә торган волонтерлар көнендә, 5 декабрьдә, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Волонтерлар – игелек кылучылар» дип исемләнгән чараүткәрделәр. Катнашучылар ДОБРО. РУ платформасының мөмкинлекләре турында белделәр, ирекле эшчәнлек юнәлешләре белән таныштылар һәм формаль булмаган шартларда аралашу мөмкинлеге алдылар. Волонтерлар - төрле яшьтәге активистлар. Мәдәният хезмәткәрләренең беренчел карары - ирекле эшкә өлкән сыйныф укучыларын җәлеп итү, чөнки алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар ала алачак. Укучыларга шул турыда да аңлату эшләре алып барылды.

5 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидларны өйләренә барып котладылар. Аларга  әхлакый ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Һәм без мәдәният хезмәткәрләре алар  янына ел саен барабыз, бүләкләр һәм музыкаль котлаулар бирәбез. Без алар белән яңалыкларын  уртаклашабыз. Зур проблемаларга карамастан-алар шат күңелле һәм мавыгучан кешеләр. Тик кенә утырмыйлар, бәйләүләр дә бәйлиләр, башка кул эшләре дә эшлиләр.

«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән Теләче 3 нче номерлы  балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре Галимова Индира-нәфис сүз (Минһаҗева Г.Р.), Баева Залина – вокал - соло (Минһаҗева Г. Р.), «Нәни энҗеләр » вокал ансамбле (Минһаҗева Г. Р., Хуҗина Р. Г.).

I республика күләм иҗади  вокал, хореографик һәм театр иҗатының “Бәләкәчләр аланы” диеп  исемләнгән бәйгедә катнаштылар, әлеге чара  “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем биру муниципаль бюджет учреждениесендә оештырылган  иде. Безнең балалар барысы да 1 нче дәрәҗәле диплом һәм истәлекле кубок алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International