ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2024 ел
җомга

 Халыкара инвалидлар көне кысаларында Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре инвалид Шәкүрова Миләушә белән «Шәфкатлелек бизи кеше».  Изгелек беркайчан да тузмый торган хәзинә бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" темасына очрашу үткәрделәр. Китапханәчеләр Миләушәгә матур китаплар һәм кучтәнәчләр белән бардылар.

Латин теленнән тәрҗемә итсәк волонтер ул – ирекле ярдәмче. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Игелекле кешеләр – игелекле булачакбыз” – исемле темага игелек дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүен, аның безнең илдә ничек барлыкка килүен, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Авыл китапханәчесе волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар волонтерның һәрвакыт яхшылык, өмет һәм мәхәббәт алып килүен белделәр. Йомгаклауда балалар волонтер булу – ул бик катлаулы хезмәт дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык — җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итү кебек мөһим эшкә җәлеп итүне максат итеп куя. Шармаш авыл китапханәсендә 4 декабрь көнне «Волонтер – горур яңгырый " дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүе, аның безнең илдә ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Балалар Тимур хәрәкәте, волонтерларның бүгенге эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр. Волонтерлык хәрәкәте турында фикер алышканнан соң, әлеге юнәлеш телгә алынган әсәрләрне искә төшерделәр.

Чарада укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр. Китапханәче «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде, сугыш еллары шигырьләре һәм прозалары, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән таныштырды.

Инвалидларның өйләренә барып кайту - чын күңелдән ихтирам, нык сәламәтлек,чыдамлык, зур сабырлык теләү ул. Акция алар якты киләчәккә өметләрен югалтмасын өчен билгеләнгән.

Билгесез солдат көне - Россиядә, 2014 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан Олы Нырсы авылы хезмәткәрләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Теләче җирлекара китапханәләре директоры Давлиева Р.М.  китапханәбезнең якын дусты – мөмкинлекләре чикле булган китап укучыбыз Якупов Айрат белән очрашып аңа үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

 

Шулай ук китапханәнең уку залында «Дөньяда мин һәр нәрсәгә гашыйк күзләр белән багам...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аяныч язмышка дучар булган талантлы язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, Г.Галимуллина китаплары белән беррәттән, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы журналлар да урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.

Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булып хәлләрен белеп йөрик. 4 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы    мәдәният хезмәткәрләре “Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә” дигән исем белән мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләренә баруны оештырдылар.  Аларның хәлләрен белеп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International