Озакламый яз һәм чәчәкләр бәйрәме булачак, ә бу яраткан әнигә, дәү әнигә, сеңелгә бүләк ясау өчен менә дигән сәбәп.

2025 елның 7 марты, җомга

Язның беренче бәйрәме - 8 Март -бик матур һәм шатлыклы көн. Безнең барыбыз да туганнарыбызны һәм яратканнарыбызны оригиналь бүләк белән шаккаттырасыбыз килә. Иң яхшы бүләк - ул, әлбәттә, чын күңелдән үз кулларың белән ясалган бүләк. 6 март көнне бәйрәм алдыннан Шармыш авылы китапханәсенең «Оста куллар» клубы укучылары «Үзебез ясыйбыз һәм әнигә бүләк итәбез» дигән мастер - класста булдылар, анда бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әниләре турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр искә төшерделәр, яраткан әниләренә ягымлы сүзләр әйттеләр. Аннары яратып һәм җылылык белән яраткан әниләргә бүләк итеп открытка - аппликацияләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International