Россия Федерациясендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

2025 елның 7 марты, җомга

Бу карарның әһәмияте аеруча зур, чөнки ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә. Бу вакыйга совет солдатларының батырлыгы һәм нацизмга каршы көрәштә халыкның бердәмлеге турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар һәм күргәзмәләр уздыруга сәбәп булды. Татарстан Республикасында бу ел шулай ук Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Җиңү юллары буйлап” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Бу күргәзмәдә “Җиңү килде” дип исемләнгән кул эшләнмәләре, сугышчыларыбызга, сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар, “Сөеклемә сөю билгесе” дип исемләнгән чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе, “Сугыш еллары табыны”, хәрби операциядә булган егетләребезгә багышланган “Курку белмәс лачыннар”, “Туган яктан килгән ярдәм якташларыбызга көч өстәсен” дип исемләнгән күргәзмәләр урын алды. Күргәзмә эшчәнлегендә Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган театральләштерелгән күренешне дә күрергә була иде. Хезмәткәрләр теләгән һәркемне күргәзмә белән танышырга һәм тарихны тирәнрәк аңларга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International