Теләче муниципаль районы «Район мәдәният йорты»

 


 

Оешма исеме

Теләче муниципаль районы «Район мәдәният йорты»

 

Оешма фасадының фотосы

 

Муниципаль район

Теләче

Шәһәр/Бистә

Теләче авылы

Шәһәр районы

 

Тулы адрес

422080, ТР, Теләче районы, Теләче авылы, Белова урамы, 5

Телефон

8(84360) 2-13-73

Факс

 

E-mail

 rdk_2011@mail.ru

Сайт

 

Эш көннәре

08.00 дән 16.00 га кадәр

Төшке аш с 12.00 до 13.00

Кыскача тарихы

Район мәдәният йорты  20 нче гасырның 50 нче  елларында төзелә. 2001 елда мәдәният йорты яңартыла.

 Хәзерге вакытта Район мәдәният йорты түбәсе астында балалар китапханәсе һәм җирлекара китапханә эшләп килә. Барлык района һәм Республика күләм чаралар мәдәният йортында үтә. Мәдәният йортының методик кабинеты авыл клубларына актив ярдәм күрсәтә, укулар, семинарлар  үткәрә.

Эшчәнлеге турында

Теләче район мәдәният йортында 37 белгеч әшли. Аларнын 14 (38%) махсус белемле, 4 белгеч (11%) югары белемле, урта махсус белемле 10 белгеч (27%), махсус булмаган белемле 7 белгеч (20%), Алабуга мәдәният уку йортында 8 хезмәткәр(22%) белем ала. Район мәдәният Йортының 1 белгече «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек (җитәкче Туктамышева Аниса Хамитовна). 2013 елның 1 ноябренә Түләүле хезмәт планы 133,1% ка үтәлгән. Район мәдәният йортында 15 түгәрәк эшли, шунын 6 сы 14 яшькәчә балалар өчен. Иң өлкән коллективларнын берсе халык театры «Сердәш», ел саен бу коллектив «Идел йорт» фестивалендә катнашып дипломларга ия була. Мәдәният йортында шулай ук «Сударушка», фольклор ансамбле, 2013- елда халык исемен яулаган керәшен фольклор ансамбле «Нардуган»  һәм «Сүрәкә» балалар фольклор ансамбелләре, «Агыйдел» фольклор ансамбле, һәм «Язгы моңнар» вокаль ансамбелләре  эшләп килә.

 «Мизгел» һәм «Яшьлек» вокаль ансамблләре «Созвездие – Йолдызлык» ачык телевизион эстрада фестивале дипломантлары. (Җитәкчеләре Поташова А.Б.)

 «Хыялыйлар», ШТМ командасы бер ничә тапкыр татарча уйнаучы КВН командалары арасында жиңү яулады, ә 2005 елда Гран – прига лаек булды.

   Үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым катнашучылар Республика күләм  конкурсларда даими катнашып призлы урыннар яулыйлар, мәсәлән: «Нәүрүз гүзәле»-2006, «Нечкә бил» - 2009.

 

«Яшь башкаручыларның Халыкара телевизион конкурсы»нда, «Жырлы – монлы балачак» конкурсында, Бөтентатар фестивале «Сандугач керде күңелгә»  дип аталган конкурсларда катнашып жиңү яуладылар.

2010 елда ачык телевизион эстрада фестивале «Созвездие –Йолдыздлык» конкурсында катнашып:

 

Илнат Фәрхуллин, Булат Котдусов, Фәрид Минһаҗова Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән  «Поют и танцуют дети Татарстана» дип исемләнгән гала – концертта катнашу хокукына лаек булдылар һәм хөкүмәт стипендияләрен алдылар.

4 ноябрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә VI "Ватан" халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. "Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаган яшь җырчыбыз  Зөлфирә Шәйдуллина иң зур бүләк - Гран-прига лаек булды. Җиңүчебезне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Директор вазифаларын башкаручы

Нагимова Фирдәвес Мансур кызы

 

 

Җитәкченең фотосы

 

Вазифа

Теләче муниципаль районы «Район мәдәният йорты» директоры

Эш телефоны

8(84360) 2-13-73

Факс

 

E-mail

rdk_2001@mail.ru

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 феврале, 14:56

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International