ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге – Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап – ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык – иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку – үзе зур рәхәтлек ул,  диләр Казаклар авылы китапханәсендә китап укучылар.

Районыбызның “Волонтер” хәрәкәте әгъзалары башлыча Теләче мәктәбе укучылары булганлыктан, очрашу әлеге мәктәптә узды. Чара кысаларында Антон Актуганов узган ярты еллык буенча эш нәтиҗәләре белән танышты, уңай якка үзгәреш сизелерлек зур икәнлеген ассызыклап үтте. Очрашу кысаларында аның тарафыннан социаль проеклау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 10.04.2017ел №под-610/17   боерыгы нигезендә  өстәмә белем бирү педагоглары һәм методистлары, педагог-оештыручылар, балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә эшләүче педагог-психологлар грантка ия булу өчен документлар тапшырдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы грантларга ия булучыларны сайлап алу турын тәмамланды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча грантларга тубәндәгеләр ия булдылар: район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, Кече Кибәхуҗа мәктәбенең педагог оештыручысы Мөхәмәдиева Наилә Дәүләтҗановна, Балалар иҗат үзәгенең    методисты Гараева Раушания Ринатовна.

Лагерьда 190 бала ял итэ. Лагерь 3 июльдән 20 июльгә кадәр эшлиячәк.

3-5 июль коннэрендэ Казаннын 146чы мэктэбендэ «сары зона»дагы район мэктэплэренен директор урынбасарлары хэм мэгариф булеге методистлары очен Мэгариф министрлыгы, мэгарифне устеру институты хэм Educare International Consultancy сингапур компаниясе специалистлары белэн берлектэ укулар оештырылды. Укуларнын темасы «Федераль дэулэт белем биру стандартларын нэтижэле итеп  тормышка ашыру максатыннан хонэри берлэшмэлэр булдыру». Безнен районнан элеге укуларда 9 мэктэп директор урынбасары хэм мэгариф булеге методисты Сабирова А.Р. катнашты.

28-29 июнь көнне Минзәлә шәһәрендә  2000-2002 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасының XI укучылар  Спартакиадасы кысаларында футбол буенча Татарстан Респуликасы беренчелеге булып узды. Беренчелектә  Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Ярышның беренче көнендә безнең команда Апас, Чүпрәле, Әтнә командаларын җиңеп, финалга чыкты. Финалда 4:0 исәбе белән Минзәлә һәм 0:0 исәбе белән Черемшән командаларын җиңеп 1 урынны яулады. Икенче урында Минзәлә районы, икенче урында Черемшән районы.

Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Күргәзмәгә гаиләнең – мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы булуы турында язылган китаплар һәм журналлар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International