3 сентябрь көнне Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар бергәләшеп Әбде мәктәбенең 175 еллыгына багышланган очрашу кичәсе уздырдылар.

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Очрашуга шушы мәктәпне тәмамлаган РФ Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Латыйпова Саимә Әхәт кызы, ТРның әйдәп баручы укытучысы, югары категрияле педагог Обрезкова Альбина Петровна, «Россиянең почетлы мәгариф хезмәткәре”, ТР мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” дигән күкрәк билгеләре иясе, югары категорияле педагог  Иванова Екатерина Владимировна килгән иде. Альбина Петровна «Село Абди. Прошлое, настоящее и…?», «Герой Советского Союза Ксенофонтов Александр Кузьмич» (пояснение к фотографиям), «Абдинской школе 175 лет» дигән китаплары белән таныштырды, укучылары белән җыр дәресе дә үткәрде. Чарада укытучылар да, мәктәпне тәмамлаучылар да чыгыш ясады. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International