«Экстремизмга – юк!» айлыгы дәвам итә

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Әлеге акция Татарстанда җиденче ел рәттән Республикада халыкара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук җәмәгать фикерен булдыру өчен уздырыла. Айлык кысаларында 5 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Без экстремизмга каршы» дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре уздырылды. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре балаларга  төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр хакында сөйләделәр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Экстремизмны кисәтү мәктәптә даими башкарыла, әмма айлык барышында ул көчәйтелгән рухта булачак. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International