6 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге һәм «Бәллүр каләм-2002», премияләре лауреаты, Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысовага 70 яшь тулу уңаеннан “Шатлык бүләк иткән шагыйрә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.