5 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә шагыйрә Асия Юнысованың тууына 70 яшь тулу уңаеннан "Шигырьләре - нәни укучылар күңелен дә уятучы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Укучылар шагыйрәнең иҗаты белән аның күргәзмәгә куелган әсәрләре һәм башка материаллары аша таныша алачаклар.