Ел саен сентябрь аенда Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу уңаеннан Террорчылыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Без дә бу вакыйгага битараф калмыйбыз. Шул максаттан Шармыш авылы китапханәсендә «Моя Россия – без терроризма» күргәзмәсе оештырылды . Күргәзмәдә терроризмга каршы көрәш, хәрби җинаятьләр, гадәттән тыш хәлләр турында китаплар тәкъдим ителде. 7 сентябрь көнне яшүсмерләр белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләре буенча «Терроризм – угроза обществу» дигән әңгәмә үткәрелде. Очрашу ахырында без шундый нәтиҗәгә килдек, - кеше нинди урын биләвенә карамастан әлеге фаҗигане хәтерләргә һәм онытмаска тиеш.