Республика ярышында алдынгы урын

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимербаев Раил, Хайретдинов Ибрахим 9-10 сентябрь көннәрендә  уздырылган  республикакүләм “Бадминтон өметләре” ярышында катнашып 5 нче урынга лаек булдылар. Мәктәптә ел дәвамында бадминтон буенча спорт түгәрәге эшли. Анда 1 дән алып 9 нчы сыйныфка кадәр балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм республика кәләмендә уздырылучы ярышларда алдыгы урыннар алалар. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International