Узган атнада Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарының балалар оешмалары берләшмәсенең көзге утырышы булып узды. Бу сменага республикабызның лидерлары җыелды. Шушы лидер балалар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Сахабиев Хабил дә бар иде. Смена кысаларында балалар юстиция министрлыгының бүлек мөдире Рәмзия Хәсәнова белән очраштылар, Дәүләт советында үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Ахыргы көнне исә балалар хокукларын яклау буенча Республика вәкиле Эльвира Сафина белән очрашу булды.