Китапханә мөдире Хаҗипова Флера Әнвәр кызы балаларда укуга кызыксыну уятырга, һәрбер кешенең индивидуальлеге, кабатланмаслыгы турында аңлатырга тырышты. Һәрбер кеше кечкенә чактан ук башкаларны хөрмәт итергә, ниндидер билгеләр буенча кешеләрне аерырга ярамаганлыгы турында белеп үсергә тиеш. Туган якка мәхәббәт, халык гореф-гадәтләренә кызыксыну, яшь буында туган якка патриотик мөнәсәбәт тәрбияли. Әлеге чара терроризм һәм экстремизмга каршы турыдан-туры көрәшү үк түгел, боларны алдан кисәтү, шулай ук белемнәрне күтәрү, саклык, яхшылык һәм бер-береңне аңлау хисләрен формалаштыру өчен оештырылды. Белгәнебезчә, яшь буында бу күркәм сыйфатларны тәрбияләү террор һәм экстремизмга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле юлы дип санала.