Иң элек китапханә мөдире Закирова Л. М. балаларны китап фонды белән таныштырды. Балалар биредә нинди китаплар урнашуын күрделәр. Соңыннан китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Сабыйлар КИТАПЛАРНЫҢ – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, «саклап тотмасак дәреслекләр дә, китаплар да елыйлар» икәненә төшенделәр. Экскурсия барышында балаларны төрле энциклопедик басмалар кызыксындырды. Балалар аларны бик кызыксынып карадылар һәм төркемдәшләре белән үзләренең уй – кичерешләре турында уртаклаштылар, хәтта арадан берсе энциклопедияне укып карарга теләде. Экскурсия ахырында укучыларга викторина тәкъдим ителде, алар аны уңышлы башкарып чыктылар.
Әлеге малайлар һәм кызлар киләчәктә безнең чып - чын китап укучыларыбыз булырлар дип өметләнәбез.