9 сентябрь – Халыкара матурлык көне. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «Модно то, что вам идет» исемле уен – сяхәт үткәрелде. Сәяхәт сәнгатькә һәм кеше сәламәтлегенә багышланган иде. Күпләр бу кичәдә ничек матур булырга дигән сорауга җавап таптылар. Уенда катнашучылар үзләрен чын ювилерлар итеп күрсәттеләр, хәтта макароннан муенсалар эшләделәр. Шулай ук бу көнне китапханәдә «Красота – волшебная сила!» исемле китап күргәзмәсенә куелган китаплардан күп кенә сорауларга үзләренә җаваплар таптылар.