Ул башта уртанчылар төркеме балалары белән “Автобус” уенында катнашты (тәрбияче Мухаметзянова А.А.), аннары зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән ачык чара (музыка җитәкчеләре Сафина Р.К. , Шарифуллина И.И.) һәм “ПДД буенча викторинаны” ( тәрбияче Биккинина Р.Р.) карап узды. Кунагыбыз балаларга бик күп бүләкләр дә әзерләп алып килгән иде.