Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә. 12 сентябрь көнне юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. 10 сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы хакында сөйләшенде. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында кисәтелде.