Көн саен күз алдында булган клумбадагы чәчәкләр аша да табигать дөньясын ачып була, бары тик моңа этәргеч кенә ясарга кирәк. Тәрбияче эшендә үз алымын куллана, кызыклы күзәтүләр оештыра. Балалар төрле төстәге матур чәчәкләрне кызыксынып карыйлар, исемнәрен истә калдырырга тырышалар. Алар үзләренең күзәтүләреннән бик канәгать, клумбадагы чәчәкләр гүя аларга бәхет өләшә.