Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан буген 12 сентябрь көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Мин юлда" дигән темага шөгыль үткәрелде. Тәрбияче белән берлектә балалар юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләре буенча белемнәрен камилләштерделәр. Балалар белән төрле уеннар, әңгәмәләр үткәрелде.Шулай ук иллюстрацияләр карау һәм төрле ситуацияләрне сөйләшүлэр булды. Шөгыль ахырында кызыклы викторина булып узды. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән һәрбер биремне үтәделәр. Шөгыль бик кызыклы узды.