Терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 1 сентябрьдан 30сентябрьга кадәр “Экстремизмга – юк!” айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында, 12 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Без терроризмга каршы" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм һәм терроризмның бик куркыныч булын, милләтара дуслыкны тагын да ныгытырга кирәклеге турында сөйләде.