Районда 17,4 мең га майданнан бөртекле хәм кузаклы культуралар җыеп алынган

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

      Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге  көнгә (14.09.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 17,4 мең га  мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 85%ны тәшкил итә.  

      Алдынгы комбайнчылар рәтендә ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат - 2271 тонна, Музипов Ильхам – 2144 тонна,  Гарипов Ренат – 2100  тонна, Валиуллин Марат – 1847 тонна ашлык, ҖЧҖ «Теләче Агро»дан Исмагилов Фаргат – 1591 тонна, Валиев Фарит – 1471 тонна, Садыков  Хазинур – 1434  тонна ашлык, ҖЧҖ  «Агролак» хуҗалыгыннан Мазарченков Владимир – 1449 тонна, Галиев Алмас – 1240 тонна ашлык, шулай ук үзләренең  күрсәткечләре арасында аерылып торган  комбайнчылар ҖЧҖ  «Таң»  хуҗалыгыннан Мухаметгалиев Рашит – 1345 тонна ашлык хәм ҖЧҖ  «Игенче» хуҗалыгыннан Шагиев Фарит - 1259 тонна, Нигматзянов Марат –  1242 тонна ашлык суктырып алдылар.

      Бөртекле хәм кузаклы культураларны уруда, алдынгы комбайнерлар ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгыннан Каримуллин Хамит урып-җыю башыннан – 1408 га, ҖЧҖ «Тан» хуҗалыгыннан Аскаров Амир – 1412 га, ҖЧҖ «Алан»хуҗалыгыннан Сабиров Айрат хәм Шайхутдинов Рафис – 2200 га, шулай ук ҖЧҖ «Теләче Агро»дан Ситдиков Халик - 1058 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International