15 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Ул кабызган утлар сүнмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә драматургның тормыш юлы яктыртылды һәм әсәрләре куелды.