2017 елның 13 сентябрендә Казан шәһәрендә "Сәләтле балалар белән эшләү: проблемалар, перспективалар, үсеш" дигән тема астында IV республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Безнең районнан катнашучылар: Якупова Резеда Зөфәр кызы – мәгариф бүлеге башлыгының укыту буенча урынбасары, Зигангараева Хәния Миннебаевна – милли мәгариф буенча методист, Җаббарова Гөлнара Назиповна – инглиз теле укытучыларының РМО җитәкчесе, Назклычев Салават Сатлыкович - Иске Җөри урта мәктәбе директоры. Конференция барышында алар түбәндәге секцияләрдә катнаштылар: "Олимпиада этапларының  оештыру үзенчәлекләре", " Милли мәктәп шартларында интеллектуаль балалар белән эшләү үзенчәлекләре", "Чит телләр буенча олимпиада системасын камилләштерү".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International