Чарада 514 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Дәресләргә чакырылган мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә көндәлек буенча виртуаль сәяхәт үткәреп укучыларны республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары, драматурглары, башка сәнгать әһелләре, музейлар, театр коллективлары белән таныштырдылар.
Соңыннан һәр укучыга матур итеп бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында хатирәләрен язып барачаклар.