15 сентябрь -Татарстан варислар берлегенең туган көне. Бу көн уңаеннан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучыларын Миннегали Ногманов исемендәге балалар оешмасының варислар берлегенә кабул итү бәйрәме үткәрелде. Тантанада барлык укучылар, аларның әйдәманнары, өлкән варислар, педагог-оештыручы, класс җитәкчеләре һ.б. катнашты. Бәйрәм шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Укучылар варисларның законнарын, девизын искә төшерделәр. Тантаналы вәгъдә бирделәр. Яшь варисларга пионер-остазлары галстуклар тактылар. Сыйныф җитәкчесе үзенең котлау сүзләрен тапшырды. Бәйрәм Татарстан варислар берлегенең гимны һәм флэшмоб белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәм вакытында “Дружба” район балалар оешмасына багышланган видео-роликлар күрсәтелде. Бәйрәм ахырында педагог-оештыручы яшь варисларга таныклык тапшырды һәм укучыларны варис булулары белән тәбрикләп уңышлар теләде.