2017 елда татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулды.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шул уңайдан 15 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “ Ул кабызган утлар сүнмәс алар” дигән күргәзмэ эшли башлады.  Күргэзмэгэ  Кәрим Тинчуринның тәрҗемәи хәле, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләр, замандашларының хатирәләре, әдипнең әсәрләре, аңа багышланган шигырьләр, сценарийлар урнаштырылды.

   Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый.  Аның  иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International