Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучылары, китапханәче Галимуллина К.Х. сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Мәдәни көндәлекләр, аларны тутыру үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Китапханәче узган елгы конкурс нәтиҗәләренә анализ ясады һәм укучыларга нинди чараларда катнашырга кирәклеген аңлатып узды. Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр өләшенде. Әлеге чарадан укучылар канәгать калдылар. Мәдәни көндәлек тутыру буенча чараларда теләп катнашачакларын әйттеләр.