Бәйрәмгә өлкән яшьтәге авыл кешеләре чакырылган иде. Аларның араларында үз хезмәтләре белән туган илгә хезмәт итүчеләр, балалар, оныклар һәм оныкчыклар үстерүчеләр дә бар иде. Авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р. М җылы котлау сүзләре белән кунакларга мөрәҗәгать итте, ул ныклы сәламәтлек, җылылык һәм мәхәббәт, бәхет һәм иминлек теләде. Бәйрәм барышында өлкән кешеләр хөрмәтенә котлау сүзләре, жырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Тантана сәбәпчеләре үзләре дә бу эштән читтә калмадылар, жырлап - биеп күңел ачтылар. Чара гадәттәгечә чәй эчү белән тәмамланды. Җылы дустанә атмосферада "алтын яшьтәге кешеләр" әңгәмә алып бардылар, үзләренең тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.