Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе булган Өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга илаһи бер җылылык өсти.

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары – өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта. 29 сентябрь көнне, “Көзге яхшылык атнасы- изге эшләр эстафетасы ” кысаларында, әлеге  матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә күркәм чара уздырды.   Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Бәйрәмдә  районыбыз имам-мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиев тарафыннан үтемле вәгазьләр,  хаҗ сәфәре турында сөйләнде.  Өлкәннәр өчен җылы, кайнар ризык әзерләнде. «Сезнең юллар әле дәвам итә, яшәгез сез исән-сау булып!”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары  өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп  чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International