Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавыбызны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез.

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез.  30 сентябрь  көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында   Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен  зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә  катнашкан   өлкән  кешеләребез  кайнар  чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең  тематик концертын карады һәм үзләре дә  бик теләп чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International