Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр.Уртанчылар, өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада файдалы үләннәрне тәрбияләү, аларны аера белү, яшелчә, җиләк – җимеш, чәчәк түтәлләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ә эш барышында тәрбиячеләребез балаларда сакчыл караш тәрбияләргә, әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Ел әйләнәсендә балаларыбызны экскурсияләргә йөртәбез. Табигать кочагына оештырылган экскурсияләрдә балалар үсемлекләр, хайваннар, кош – корт, бөҗәкләр дөньясы турында булган мәгълүматларын тагын да тирәнәйтәләр. Елның төрле фасылларында әлеге теманы яктырту йөзеннән уздырылган акция, бәйрәм, бәйгеләрдә катнашу да балаларыбызның белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.Күптән түгел,”Салават күпере”ндә игълан ителгән“Чыршы утырт”бәйгесендә дә катнашып карарга булдык. Журналда өйрәтелгән тәртип буенча чыршы үстерү көндәлеген эшләдек. Көндәлектә кайчан утыртылуын, күпмегә үсүен күзәтеп бардык. Бүгенге көндә чырышыбыз әкеренгә үсә, балалар көн саен су сибәләр, төпләрен йомшаралар- бик кызыксынып агачның үсүен күзәтәләр.Бер чыршыны утыртып, үстерү генә дә никадәр хезмәт сорый икән бит! Табигатьне яратыйк һәм саклыйк, дуслар!