Бүген балаларга тәрбияче “Юл билгеләре” турында сөйләде һәм “Юл билгеләре” шәһәренә сәяхәткә алып барды. Сәяхәттә балалар белемнәрен ныгытты. Балалар бакчада уздырылган бәйгеләрдә бик тырышып катнашалар. Бу бәйгеләрдә алар югалып калмый. Светофорга карап дөрес итеп юл аркылы чыгалар, юл билгеләрен яхшы беләләр. Һәр бала юл йөрүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Шул вакытта гына балалар белән куркынычсызлыклар булмас, юлларыбыз имин, тормышыбыз тыныч булыр.