30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Шул уңайдан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” исемле сәяси репрессия корбаны, авылдашыбыз Гомәр Байчуринны искә алу көнен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International