30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Шул унайдан, 31 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар” дип исемләнгән кичә уздырылды. Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның туганнары, якыннары, мәктәп укучылары җыелды.

Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең авылдашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелгән. Китапханәче катнашучыларны сәяси репрессия корбаннарының “Хәтер китабы” белән таныштырып, авылдашларыбызның исемнәрен барлады. “Ил тарихының кара битләре” исемле күргәзмәгә куелган,  шул давыллы елларны яктырткан Ф.Бәйрәмованың “Моң”, «Күңел карлыгачлары”, Р. Кәрәминың “Каргышлы этаплар”, Р.Вәлиевның ”Фаҗига”, А.Гыйләҗовның “Йәгез, бер дога”, Г.Тавлиннын “Афәт”, И.Салаховның“Колыма хикәяләре”нә кыскача күзәтү ясады. Чара ахырында мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International