30 октябрь көнне Б. В. Шергин исемендәге 5 нче номерлы Соломбальская китапханәсе (Архангельск шәһәре) игълан иткән «Читаем Шергина вместе» акциясенә Теләче җирлекара китапханәләре бик теләп кушылдылар.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Теләче балалар китапханәсе «Читаем Шергина вместе» дип исемләнгән россиякүләм акцияда икенче ел рәттән катнаша. Быел исә Борис Шергин иҗаты буенча үткәрелгән әдәби марафон матур әдәбият укырга яратучыларны Теләче мәдәният һәм ял паркына җыйды. Кычкырып уку өчен «Ваня Датский» исемле архангель хикәяте һәм «Миша Ласкин» хикәясе сайлап алынды. Китапханәчеләр паркта теләгән барлык кешегә шушы ике китаптан өзек укырга тәкъдим иттеләр. Кычкырып укулар китапханәдә дә дәвам итте. Әлеге акцияда актив катнашкан  китап укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International