Киңәшмә район башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлары, зоовет белгечләре, район ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян – фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында узды. Киңәшмә ахырында тантаналы рәвештә Игенче хуҗалыгында 2017 елны дәүләт программасы нигезендә төзелгән 300 баш терлеккә исәпләнгән бозаулар торагы ачылды.