Барлыгы 20 районнан 300 спортсмен катнашты.Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат улы Җәббаров, Рәмис Рафис улы Галимҗанов, Әсхәт Тимершаех улы Нәҗметдинов, Рәсип Рәшит улы Гатиятов түгәрәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Уеннар яңартылган форматта үтте: шәхси турнир, ялгыз, парлы һәм катнаш разрядлардан тыш, команда ярышлары да узды. Һәр команда составында 3 кыз, 3 малай катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында 9 нчы урын, ә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында 7 урын яуладылар.