Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану бик зур урын алып тора.
Эчтәлек сөйләү мнемотаблицалар ярдәмендә сөйләгәндә, балалар барлык анда катнашучыларны күрәләр, үзләренең сөйләмнәрендә җөмлә төзелешенә игътибар итеп (җөмләне дөрес итеп төзеп), билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр.
Мнемосхемалар һәм мнемотаблицалар куллану сүзлек байлыгы гына артмый, ә әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәйтә. Сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый. Шигырь ятлау-бер уенга әверелә. Бу балаларга бик ошый. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым.